Казанның Яңа Савин районындагы эшсезләргә вакансияләр тәкъдим иткәннәр

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бүген Казанның Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узган.  "Ак барс иминиятләштерү"  ҖЧҖ, "Кокетка матурлык салоны" ҖЧҖ, "Аквапарк-Сувар" ҖЧҖ, "РИТЦ" ААҖ, кадр менеджменты ассоциациясе, "Уңыш стратегиясе" рекрутинг компаниясе кебек предприятиеләр эш урыннары булмаган казанлыларга 39 вакансия тәкъдим иткәннәр.
Ярминкәгә барлыгы 51 кеше килгән. 12 кешегә эш урынына юллама тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International