Бөгелмәдә иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен уңышлы хәл итәләр

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында  инвалидларны һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан кешеләрне эшкә урнаштыру  буенча киңәшмә булып узган. Чара  башкарма комитет рәисе А.Латыпов җитәкчелегендә үткән.
Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау, бу уңайдан законга кертелгән үзгәрешләр турында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Э.Резванова сөйләп киткән. Һәр предприятие өчен бирелгән квотаны үтәмәгән өчен җаваплылык, бу хакта мәгълүмат тапшырмау өчен нинди чаралар күрелгәнлеге хакында прокурор урынбасары Л.Субботина бәян иткән.
Бөгелмә тегү фабрикасы директоры С.Гарипова иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайткан гражданнар өчен эш урыннары булдыру тәҗрибәсе турында сөйләгән.
Киңәшмә ахырында 2014 нче ел өчен квота бирелгән предприятиеләр башкарган эшләре хакында башкарма комитет рәисенә мәгълүмат җиткереп торырга тиеш дигән карар кабул ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International