Реабилитацияләү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен кыюлык дәресе

2007 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылганга 18-ел тулу уңаеннан, Бөгелмәнең “Яңарыш” инвалид-балаларны реабилитацияләү үзәге белгечләре шәһәрнең “Хәрби туганлык” музеенда “Батырлыкның чиге юк” дигән исем астында тәрбия дәресе оештырдылар.
Әлеге вакыйгаларда катнашучылар белән очрашу, Әфганстан җирләрендә ятып калучыларны искә алу максатыннан, бу көнне, балалар мемориаль комплексында булдылар.
Үзәк белгечләре фикеренчә, сәламәтлекләре чикләнгән булу сәбәпле көннәрен өйдә уздыручы балалар өчен мондый чаралар, аларга җәмгыятькә яраклашырга, дөньяга карашларын формалаштырырга ярдәм итә һәм комплекслы реабилитацияләүнең мөһим элементы булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International