Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 4нче мартка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18692 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 63 кешегә артыграк.
Хисап атнасы барышында исә 890 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 448е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 42 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 18 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.