Дайми иганәчеләр

2007 елның 20 феврале, сишәмбе

Алтын йөрәкле кеше дип - Зәй районында, шәхси киемнәр кибете тоткан Сабирҗан Кабулҗановны атыйлар. Ул шәһәрдә авыр хәлдә яшәүче гәйләләргә һәм балаларга иң беренчеләрдән булып хәйрия ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр.

Узган ел аның ярдәме белән, Зәй шәһәрендә “Глория джинс  – балаларга” исеме астында 4 хәйрия акциясе үткәрелгән. 20 мең сум күләмендәге акчалата хәйрия ярдәме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исәптә торган гайләләргә бүлеп бирелгән. Зәй районында беренчеләрдән булып хәйриячелек белән шөгыльләнүче дәүләт оешмасы - “Зәй урман хуҗалыгы” - 15500 сум күләмендә хәйрия акчасы туплаган.  “Шәфкатьлелек дөньясы” акциясе кысаларында, социаль ярдәмгә мохтаҗ 27 гайлә өс һәм аяк киемнәре белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International