Идел буе эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткән. Ярминкәдә шәһәрнең 6 предприятие һәм оешмасы үзләрендә булган эш урыннарын тәкъдим иткән.
Барлыгы 193 вакансия күрсәтелгән. Чарага 293 кеше килгән, шуларның 29на юллама тапшырылган. 14 кешегә исә һөнәрне билгеләү буенча белешмәләр бирелгән. Һәрбер килгән кешегә белдерүләр язылган газета, журналлар таратылган.