Казанда 18 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш һәм уку урыннары кече ярминкәсе үткәргәннәр. Чарада «Трест Горводзеленхоз» МУП,  «Метроэлектротранс» МУП, «Водоканал » МУП,  «Электроприбор»  Казан заводы, «Татарстан почтасы»   почта элемтәсе үзәге кебек предприятиеләр катнашкан.

Ярминкәгә 199 кеше килгән. Аларга барлыгы 486 вакансия тәкъдим ителгән. 487 эш урыны исә эшче һөнәрләр буенча булган.

Ярминкә ахырында эш урыны булмаган  18 кеше эшкә юллама алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International