Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү сораулары хакында фикер алышканнар

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Башкаланың Совет районы иҗтимагый оешмалар йортында районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм рәисләре белән берлектә эшлекле киңәшмә булып узган. Чарада социаль яклау бүлеге башлыгы һәм өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече дә катнашкан.

Очрашуда халыкны кабул итү һәм эшләү шәхси графигы, иҗтимагый оешмалар йорты эшчәнлеге планы билгеләнгән. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече исә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга социаль хезмәтләрне өй шартларында күрсәтү шартлары белән таныштырып киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International