Арчада урнашкан “Исток надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге авыр тормыш хәлендә булган балаларны яклау Фондының социаль проектлар конкурсы җиңүләренең берсе дип танылган. Үзәк белгечләре «Служба Монтессори – терапии» дигән авыл җирлегндә яшәүче мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид-балаларны социаль тернәкләндерү проектын яклап чыгыш ясаган булган. Бу проект 2014-2015 нче елларда тормышка ашырылачак. Бу проектта катнашу өчен Арча, Әтнә һәм Биектау районнарында яшәүче балалар һәм социаль хезмәткәрләр дә җәлеп ителәчәк.
Үзәк директоры Наилә Сәмиева билгеләп үткәнчә, әлеге яңа төр социаль хезмәт кертү карамактагы балаларны табигый рәвештә җәмгыятькә кертергә һәм интеграцияләнергә ярдәм итәчәк.