Буа районында “Гармония” үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җыелышы узган

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Буа халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең план буенча җыелышы үткән.

59 социаль хезмәткәр катнашкан әлеге чарада Россия Федерациясендә  гражданнарны социаль тәэмин итү турындагы закон нигезләре белән таныштырганнар. Социаль хезмәтләр исемлеген киңәйтү, аларның сыйфатын яхшырту, шулай ук агымдагы елга планнар билгеләү кебек сораулар буенча да сөйләшү булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International