“Гаилә” үзәге күзәтү советының чираттагы утырышы үткән

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Оешманың эшчәнлеген контрольләү максатыннан “Гаилә”  республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан 2013 нче елда күзәтү советы булдырылган булган. Совет әгъзалары рәтенә министрлык, иҗтимагый оешмалар һәм Казан шәһәре администрациясе вәкилләре керә.

Бүген әлеге күзәтү советының чираттагы утырышы булып үткән. Чарада үзәкнең мәгълүмати-аналитик, тәҗрибәи-эксперименталь эшчәнлегенә йомгак ясалган. Шулай ук учреждениенең  икътисади, хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре ясалган һәм 2014 нче елга икътисадый план тәкъдим ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International