3 яңа кадрлар агентлыгы эш бирүчеләр тарафыннан ТР җирлегендә хезмәткәрләр эзләүгә җәлеп ителә торган оешмалар Реестрына кертелгән

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы тарафыннан гражданнарга һәм эш бирүче оешмаларга  ТР җирлегендә эшчәнлек алып баручы кадр агентлыклары турында мәгълүмат бирүне арттыру буенча чаралар тормышка ашырыла. Министрлык приказы белән ТР җирлегендә хезмәткәрләр эзләүгә җәлеп ителә торган оешмаларны ирекле рәвештә теркәү тәртибе расланган. Бу тәртип ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы рәсми сайтында http://mtsz.tatar.ru “Норматив документлар” бүлегендә урнаштырылган.

Теркәү процессы Кадрлар агентлыгының язма гаризасы нигезендә башкарыла. Гаризага шулай ук Уставның, дәүләт теркәвен раслаучы документның дөрес күчермәсе һ.б. документлар да беркетелергә тиеш.

ТР җирлегендә хезмәткәрләр эзләүгә җәлеп ителә торган оешмаларны ирекле рәвештә теркәү буенча Комиссиянең уңай карары  буенча 2013 нче елның 30 декабрендә Реестрга кертү турында «Стратегия Успеха», «Джи Эм Си Консалтинг» һәм «Си Эл Си - Казань» ҖЧҖләренә беренче свидетельстволар бирелгән иде.   

2014 нче елның 6 февралендә исә Комиссия «Келли Сервисез Си-Ай-Эс», «Адванс Рекрутинг Сервис»  һәм  «Рекрутинговый информационный центр «Азимут» ҖЧҖләрен теркәү буенча уңай карарлар кабул иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International