Яшел Үзән “Родник-Чишмә” үзәге карамагындагы яшүсмерләргә матурлыкны күрә белергә өйрәтәләр

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларны  матурлыкны күрә белергә өйрәтү, аларда рухи  мәдәният  үстерү максатыннан Яшел Үзән “Родник-Чишмә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге белгечләре тарафыннан сәнгать терапиясе дәресе үткәрелгән. Ул Вяз башлангыч белем мәктәбендә уздырылган. Бу көнне балаларга начарлык хакында хикәят укыганнар, һәм шул хикәят нигезендә рәсемнәр ясарга кушканнар. Балалар бу рәсемнәрне манный ярмасы һәм буяулар ярдәмендә ясаганнар. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга эчке дөнья матурлыгының тышкы матурлыкка караганда мөһимрәк булуын төшендерергә  ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International