Яшел Үзән “Родник-Чишмә” үзәге карамагындагы яшүсмерләргә Ленинград блокадасы турында сөйләгәннәр

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Яшел Үзән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге белгечләре Җинаять җәзасын тормышка ашыру инспекциясе белән берлектә әхлак дәресе үткәргәннәр.  Әлеге чара Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган.  Дәрескә  шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр, шулай ук ябык типтагы учреждениеләрдән азат ителгән балигъ булмаганнар чакырылган.

Үзәк белгечләре аларга Русия тарихында иң фаҗигале булган Ленинград блокадасы хакында сөйләгәннәр. Балаларга бу елларда шәһәрдә газетлар чыгу,  радиодан музыка тапшырылу, Дмитрий Шостаковичның Җиденче семьфония язып, аны Ленинградныкы дип атавы хакында да бәян иткәннәр.  Метроном суккан тавыш тыңлатылган, Ленинград блокадасының чын кинохроникасы күрсәтелгән.

“Тарихтан башка киләчәк юк,  мондый чаралар ленинград фаҗигасендә катнашкан хөрмәткә лаек өлкәннәребезгә карата ихтирам хисе тәрбияләү өчен бик кирәк” -, дип саный әлеге чараны оештырган белгечләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International