Бүген “Корстон”да ТР Хөкүмәте исеменнән 52 ветеранны хөрмәтләделәр. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.
“Бөтен ил Ленинград өчен көрәшнең тәмамлануын бәйрәм итә. Бу хәрби көрәш кенә түгел, ә халыкларның да көрәше”, - дип билгеләде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин. Аның сүзләренчә, блокада елларында кешеләр үзләрен нык, чыдам һәм Туган иленә тугры гражданнар буларак күрсәтте.
Министр хәбәр иткәнчә, сугышны кичкән кешеләр алдында материаль иминлек мәсьәләсе тормый.
“Пенсия белән тәэмин итү һәм башка түләүләр буенча кабул ителгән чаралар ярдәмендә, материаль дәрәҗә уртача күрсәткечтән югарырак”, - дип ассызыклады ул.
Хәзерге вакытта, ТР хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры сүзләренчә, Татарстанда блокадалы Ленинградтан 240 кеше яши, шәһәрне яклаучылар белән бергә барлыгы - 331 кеше.
Тантаналы чара блокаданың геройларча 900 көне турында кыска фильмны күрсәтүдән башланды. Ветераннарның карашы экраннарга төбәлде, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде.
Соңыннан сәхнәгә Айрат Шәфигуллин чакырылды. Ул сәламләү сүзендә, исән булганнары өчен, ветераннарга рәхмәт белдерде.
“70 ел элек сезнең хәрби батырлыкларыгыз белән шәһәрне азат иттеләр. Безнең яшьләр сезне белә һәм күрә, - дип ассызыклады ул. – Безнең янда яшәвегез - безнең өчен бәхет”.
Бөек Ватан сугышы елларында Казанга заводлар эвакуацияләнгән. Төньяк башкаладан Дәрвишләр бистәсенә һәм Социалистик шәһәр микрорайонына кешеләр дә күчерелгән. Чыгышы соңында министр барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Соңыннан ветераннарга ТР Дәүләт Советы исеменнән Светлана Захарова мөрәҗәгать итте.
“Сезнең ярдәм белән без бөтен дөньяга ныклык, батырлык һәм патриотлык үрнәген күрсәттек. Сезнең алда баш иябез, һәм зур рәхмәт сезгә”.
Бу көннәргә кадәр яши алмаганнарны искә алып, бер минут тын тордылар.
Чара кысаларында Санкт-Петербург Хөкүмәте бүләкләрен - “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан” истәлек билгеләрен тапшыру булды.
Бүген чарага Ленинград оборонасында катнашкан барлык ветераннар җыелган. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә әлеге чарага килмәгәннәргә бүләкләрне өйләренә алып барып, тантаналы төстә тапшырачаклар.
Бүген ветераннарга багышлап, иң ихлас һәм җылы сүзләр, Казан Суворов училищесы курсантлары башкаруында җырлар яңгырады.