Казанда эшсезләргә эш тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Иртәгә Химиклар исемендәге мәдәният сараенда   вакантлы эш урыннары традицион кышкы ярминкәсе узачак.  Бу көнне шәһәрнең 59 предприятие һәм оешмасы эш урыны булмаган һәм башка эш табарга теләге булган һәркемгә үзләрендәге вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәк.  Барлыгы 17 мең вакантлы эш урыны күрсәтеләчәк, шуларның 2578е буенча предприятиеләргә юлламаны ярминкәдән үк алып китәргә мөмкин. 
Бу көнне шулай ук троллейбус йөртүчеләр өчен курсларга язылу да оештырыла. 
 Ярминкә барышында һөнәри юнәлешне ачыкларга ярдәм итү максатыннан күчмә эш белән тәэмин итү үзәге дә эшләячәк. Биредә Дәүләт эш белән тәэмин итү хезмәте интернет-порталы белгечләре дә гражданнарга эш табарга ярдәм итәр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International