Алабуганың "Ышаныч-Доверие" үзәгендә өлкәннәрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча чара уздырганнар

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Алабуганың "Ышаныч-Доверие" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә  өлкәннәрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча чара уздырганнар. Ул төрле ведомство һәм оешмалар вәкилләре белән үткәрелгән.
Өлкәннәрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы кысаларында тематик очрашуга Алабуга районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәре килгән.  Пенсионерларга мошенниклар, алар тарафыннан җибәрелгән ялган SMS-үтенечләр, икенче счетка акча күчерү,  призлар уйнату һ.б. хакында кисәтеп, сөйләп узганнар.  Талау һәм мошенниклык статистикасын да китергәннәр.
Өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International