Чистайда урнашкан "Салават күпере" үзәге белгечләре әхлак һәм тәртип дәресе үткәргәннәр

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Чистайда урнашкан "Салават күпере"  үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Әнәс" мәчете белән берлектә әхлак һәм тәртип дәресе үткәргәннәр. Чарага кануннар белән каршылыклары булган яшүсмерләрне дәшкәннәр.
"Әнәс" мәчете укытучылары  балалар белән замана әхлагы хакында сөйләшкәннәр, аларны  намус белән яшәргә, әти-әниләрен тыңларга өндәгәннәр.
Үзәк белгечләре бу чара барышында әйтелгән яхшы сүзләр яшүсмерләрнең йөрәгенә үтеп керер һәм тормышлары хакында уйланырга мәҗбүр итәр,  дип өметләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International