Татарстанда 17400 эшсез кеше бар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 17400 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 281 кешегә арткан.

15 еннән 21 нче гыйнварга кадәр булган вакыт аралыгында 943 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче һәм дәүләт идарәсе тармакларында тора. Эшсез дип танылган 112 һәм 100 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган.

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе  0,85 % ны тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International