Эшсез татарстанлыларга 33431 вакантлы урын бар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республикабыз оешма-предприятиеләренә  33431 эшче кирәк. 15 еннән 21 нче гыйнварга  кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3108 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.

Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 17386. 4323 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 2824  урынны Менделеевсклылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 17400 татарстанлы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,5 кеше тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International