Норлатның “Гармония” үзәге белгечләре "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән чара уздырганнар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Норлатның “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  бүлеге белгечләре "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән чара уздырганнар. Анда районның бер мәктәбендә белем алучы кече сыйныф укучылары катнашкан.
Әлеге дәреснең максаты үзеңнең сәламәтлегең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, аны сакларга өйрәтүдән гыйбарәт булган. Сәламәт туклану, спорт белән шөгыльләнү, көн режимының кирәклеге турында белгечләр балаларга уен формасында җиткергәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International