Кичә Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр буенча рейд оештырылган. Рейдта балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү системасы субъектлары вәкилләре катнашкан. Алар арасында: балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе, балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция инспекторы, социаль эш буенча белгеч, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Урдалы гомуми белем бирү мәктәбе директоры, сәламәтлек саклау органнары вәкилләре булган.
Әлеге белгечләр барлыгы 5 гаиләгә барганнар. Ата-аналар белән кисәтү әңгәмәләре уздырылган, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү, укыту, карау буенча алар өстендә булган бурычларны исләренә төшергәннәр. Ягу сезонында янгын куркынычсызлыгы хакында да әйтелгән. Һәр гаиләгә “Яшүсмерләрнең ата-аналарына психолог киңәшләре”, “Соңыннан кайтаваз булып кайта торган хаталар”, “Хатын-кыз эчкечелеге нәрсәгә китерә?” дигән буклетлар таратылган.