Норлатның “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары ата-аналарны чираттагы әңгәмәгә дәшкәннәр. Бу юлы алар Якушкино авылы җирлегендә яшәүче ата-аналар белән очрашканнар. Әңгәмә темасы: “Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү чаралары”. Әлеге очрашуның төп максаты ата-аналарны балалар һәм яшүсмерләрнең суицидаль тотышы билгеләре белән таныштырудан гыйбарәт булган. Психологлар кемнәрдә суицид кылу куркынычы булу турында, бу бәлане ничек алдан күрү һәм кисәтү хакында да сөйләгәннәр. Алар сүзләренә караганда, үз-үзеңә кул салуның, гадәттә, бер генә сәбәбе булмый, әмма һәр күренешкә бик җитди карау зарур. Иң мөһиме – якыннарына карата игътибарлы булырга, алар турында кайгыртып яшәргә кирәк.