Шушы көннәрдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Наталья Коновалова һәм Ләйлә Хәсбиева “БЦП булган балалар белән дәресләр уздыру методикасы. Контрактураларны кисәтү” дигән темага гамәли семинарда катнашканнар. Семинар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тармакны үстерү һәм кадрлар әзерләү комплекслы үзәге тарафыннан уздырылган. Чараны үткәрүдә “Роналд Макдоналд йорты” хәйрия фонды да булышлык күрсәткән. Үзәк белегчләре үзләре өчен күп кенә файдалы һәм кирәкле белемнәр алганнар, тернәкләндерү процессында кулланылучы яңа ысуллар белән танышканнар. Киләчәктә алар бу методиканы үзләренең эшчәнлекләрендә актив кулланырга җыеналар.