Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау процессында тән һәм төс-бию терапиясе кулланалар. Мондый ысуллар хисси күтәрелеш булдыру һәм организм, психикада үзгәрешләр тудыру өчен яхшы психотерапевтик инструментлар булып торалар. Үзәк психологы Алсу Волкова сүзләренә караганда, әлеге терапиянең максаты психик проблемаларны табу, аларны чишүдә ярдәм итү, психик сәламәтлекне ныгытудан гыйбарәт. Бу терапия стресс, невроз, куркуларны дәвалаганда бик булыша.
Гадәттә, төркемдә 10 кеше шөгыльләнә. Бу – балалар церебраль параличы, акыл ягыннан артта калу, күз күреме һәм ишетү начараю, бронхиаль астма кебек чирләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре. Бию хәрәкәтләре, төсле ефәк тукымалар уңай мохит тудыралар һәм кешене ял иттерәләр.