Биектау «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре блокадалы Ленинградта яшәгән Эльвира Бусыгина белән очрашканнар. Ул ачлык, юклык хөкем сөргән ул чор, хәрабәләр хәлендәге шәһәр хакында бик аяныч итеп сөйләгән. Ул чакта Эльвира Семен кызына нибары 4 яшь булган. Шулай да ул блокада вакыйгаларын бик яхшы хәтерли. Аны олы апасы белән Карелиягә эвакуацияләгәннәр. Әнисе 1942 елда үлгән, әтисе исә сугышта булган.
Бүген әлеге хөрмәтле ханым лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырмый. Кул эшләре белән шөгыльләнә: ыргак белән чигә, тегә, оригами техникасы белән дә эшли.