Балтач социаль яклау бүлегендә гомуми җыелышы булып үткән

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Шушы  көннәрдә Балтач социаль яклау бүлеге тармагына караган оешма һәм учреждениеләрнең гомуми җыелышы булып үткән. Бу көнне 2013 нче ел өчен эшчәнлеккә нәтиҗәләр хакында сөйләшкәннәр. Чарада социаль сораулар буенча урынбасар, районның “Хезмәт” газетасы баш редакторы В.Зәкиев, районның ветераннар советы рәисе Р.Абдуллин, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Р.Фәрзиев, эчке эшләр бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре катнашкан.

Җыелыш ахырында агымдагы ел өчен яңа бурычлар куелып, аларны тормышка ашыру юллары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International