Бөгелмә “Возрождение-Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен өйрәтү буенча ата-аналар өчен чираттагы мастер-класс үткәрелгән. Алар дөрес туклану турында, нинди азык-төлек ашамаска, чыныктыру өчен нинди кул астында булган чаралар кулланырга мөмкин икәнлеге һ.б. күп сорауларга җаваплар ишеткәннәр. Салкын тиюдән саклану хакында педиатр С.Шәнгәрәева сөйләп узган. Аның сүзләренә караганда, массаж бу уңайдан бик зур файда бирә ала. Шуңа күрә шәфкать туташы ата-аналарны да бу массажны ясарга өйрәткән.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, нинди генә авыр диагноз булмасын, ул гаилә өчен хөкем буларак яңгырарга, гаилә кыйммәтләрен җимерергә тиеш түгел. Шуңа күрә дә Бөгелмә “Возрождение- Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү эше гаилә белән тыгыз элемтәдә оештырыла. Моның өчен күмәк актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү, тернәкләндерү ысулларын өй шартларында вакытында куллану кебек гамәлләр тормышка ашырыла.