Тукай районы яшүсмерләренә наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре хакында сөйләгәннәр

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Тукай районы “Шәфкать”  халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Эльмира Закирова тарафыннан Князев урта мәктәбендә сыйныф сәгате уздырылган. Психолог 14-15 яшьлек яшүсмерләр белән наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре хакында әңгәмә корган. Балалар бу көнне “Кеше нигә наркотиклар куллана башлый?” дигән сорауга җавап эзләгәннәр. Сәбәпләр экранда слайд рәвешендә бирелеп барса, теге яки бу хәлдә үзеңне ничек тотарга икәнлеген яшүсмерләр үзләре уйлап әйткәннәр.  Аларга шулай ук “4 юк кагыйдәсе” дип исемләнгән буклетлар да таратылган.

Үзәк белгечләре билгеләвенчә, мондый чаралар Тукай районының һәрбер эре мәктәбендә уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International