Кукмараның “Тылсым” үзәге белгечләре шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән ата-аналар белән сөйләшкәннәр

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәге белгечләре  УФСИН хезмәткәрләре белән берлектә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, шул ук вакытта  балалары да булган ата-аналарны очрашуга чакырганнар.  Бу көнне “Эчкечелек. Ул нәрсәгә китерә” дигән темага сөйләшү булып узган.  Социаль педагог А.Петрова эчкечелек хакында сөйләп киткән һәм бу темага видеофильм да күрсәткән.  Аны караганнан соң  педагог очрашуда катнашучылар белән кисәтү әңгәмәсе уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International