9 нчы гыйнвардан 15 нче гыйнварга чаклы Татарстан предприятиеләрендә авыр җәрәхәтләргә китергән 4 һәм үлем белән тәмамланган 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 1 нче гыйнвардан 7 сенә чаклы 3 үлем белән тәмамланган һәм 4 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Үлемгә китергән беренче очрак Казанда урнашкан «Газпром трансгаз Казань» ААҖ «Газпром» ҖЧҖдә 9 нчы гынварда  булган. Әлеге оешма хезмәткәре коридорда аңын җуеп егылган һәм үлгән.  Ә Яр Чаллының “Трест «Татспецнефтехим-ремстрой» ҖЧҖдә 13 гыйнвар көнне монтажлау эшләрен башкарган чакта биектән егылпы төшкән. Шул ук көнне Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасының 61 нче километрында юл-транспорт һәлакәте була. Биредә Мәскәү ҖЧҖе «ГСС Инжиниринг Групп» хезмәткәре үлә.

Дәүләт хезмәт инспекциясе әлеге хисап атнасында узган 2013 елның декабрендә булган бәхетсезлек очракларын да теркәгән. 28 декабрьдә  «Түбән Кама предприятие «Центромонтаж-автоматика» ҖЧҖдә гардеробта хезмәткәрләр арасында тарткалаш булып ала, нәтиҗәдә берсенең сәламәтлегенә зыян килә.  Узган елның соңгы көне дә бәхетсезлек очрагы белән тарихка кереп калган.  

«Просто молоко» «Яр Чалы сөт комбинаты»нда эшләүче ханым юеш идәндә таеп егыла һәм   аягын имгәтә.  2014 нче елның 1 гыйнварында исә Бөгелмә аэропорты хезмәткәре аңын җуя һәм баскычтан егылып төшә. 14 гыйнвар көнне Казанның «Стандарт» төзелеш-сәүдә компаниясе эшчесе зыян күрә. Эшләр башкарган чакта баскычы белән бергә монтажник егылып төшә.

Бу хисап атнасында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча дка тикшерү эше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International