Минзәлә районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә булачак әниләргә психолигик ярдәм күрсәтә башлаганнар. Әлеге эш йөкле хатыннар өчен махсус эшләнгән “Әни әлифбасы” дип исемләнгән программа нигезендә уздырыла.
Белгечләр дәресләргә акушер, гинеколог, педиатр кебек медицина белгечләрен дә чакырып торалар. Төркем белән генә түгел, һәр кеше белән шәхсән дә эшлиләр биредә. Иң мөһиме – йөкле хатын-кыз белән элемтә ул бала тапканнан соң да өзелми. Проблемалар туган очракта хатын-кыз бүлек белгечләренә кабат мөрәҗәгать итә ала.
Әлеге программа кысаларында беренче дәрес кичә уздырылган инде. Лекция барышында психолог булачак әниләр белән бергә йөклелек чорында хатын-кызның үзен ничек хис итүе, ниләр кичерүе хакында сөйләгән. Үзеңә ышанмаучылык, кәефне тотрыклы итү турында да сөйләшү булып узган.