Менделеевск “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 2013 нче елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Кичә Менделеевскта урнашкан  “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта хисап-сайлау җыелышы узган. Приют директоры И.Зыятдинова үткән елдагы эшчәнлек хакында хисап тоткан. Аның сүзләренә караганда ел буенча күп кенә планнар тормышка ашырылган, приют белгечләре тарафыннан күп эшләр эшләнгән.  Учреждениега иганәчеләрдән 793 мең сум акча һәм матди кыйммәтләр  кергән. Ул акчалар барысы да приютның матди-техник базасын һәм балаларның тормыш шартларын  яхшыртуга тотылган.

2014 нче елга планнар белән исә тернәкләндерү-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е.Петрова таныштырган. Аның сүзләренә караганда, приют алдында әле зур эшләр тора: мәсәлән, “Ритэк” конкурсында грант откан “Дөнья гүзәл, күр әле” дигән проектны тормышка ашыру, приют балалары белән күп кенә мәдәни чаралар уздыру һ.б.

Менделеевск социаль яклау бүлеге башлыгы А.Салаватуллина приют эшчәнлеге белән канәгать булуын белдергән һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International