Бөгелмә социаль тернәкләндерү бүлегендә курчак терапиясе ярдәмендә дәвалыйлар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Бөгелмә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә курчак терапиясе психологик халәтне көйләүнең нәтиҗәле бер чарасы буларак бик актив кулланыла. Театр түгәрәгенә йөрү өлкәннәр һәм инвалидларга психик процессларны активлаштырырга,  аралашу сәләтен арттырырга, хисси һәм тән арганлыгын бетерергә ярдәм итә. Биредә курчаклар белән спектакльләр әзерләү, киемнәр тегү, декорацияләр ясау барышында өлкәннәр һәи инвалидларның кул моторикасы, уйлау сәләте, эстетик кабул итүе, игътибары яхшыра, ди бүлек белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International