21 гыйнвар көнне Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Кочаклашулар көнен билгеләп үтмәкче булалар. Бу көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре шәһәр урамнарына плакатлар тотып чыгарга телиләр. Шулай итеп, алар халыкка бу кызыклы бәйрәм турында мәгълүмат җиткерергә исәп тоталар.
Үзәк психологлары әйтүенчә, кешенең гадәти тормышы өчен көненә кимендә 8 тапкыр кочаклашу кирәк, ә үзеңне яхшы хис итәр өчен – 12. Шуңа күрә психологлар тирә-юньдәгеләргә ихлас хисләребез җылысын бүләк итәргә өндиләр.