Менделеевск “Өмет яры” үзәге карамагындагы өлкәннәргә кыш көне таеп егылуларны кисәтү хакында сөйләгәннәр

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Менделеевск “Өмет яры”халыкны социаль ттәэмин итү комплекслы үзәге шәфкать туташлары  Әлфия Шаргородская һәм Татьяна Тарасова атна дәвамында кыш көне таеп егылулар нәтиҗәсендә имгәнү очракларын кисәтү буенча өлкәннәр белән әңгәмәләр уздырганнар. Барлыгы 70 гражданга егылган очракта беренче ярдәм, врач ярдәме кирәклеге һ.б. хакында тәфсилле мәгълүмат җиткерелгән.

Белгечләр билгеләвенчә, әлеге әңгәмәләр  өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында җәрәхәт очракларын булдырмау һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International