Кукмараның “Тылсым” үзәгендә хәмер кулланучы хатын-кызлар белән кисәтү әңгәмәсе уздырганнар

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Чиста кәгазьдән” дип аталган программа кысаларында хәмер кулланучы хатын-кызлар белән кисәтү әңгәмәсе уздырганнар.  Темасы: “Аеклыкка тәүге адым”.

Чара барышында социаль педагог А.Петрова хәмер куллану кебек проблема турында сөйләгән, хатыннар биргән сорауларга да җавап биргән. Психолог Р.Хәсәнова исә  хәмергә бәйлелекне тикшерү буенча тест уздырган.

Очрашу ахырында һәр катнашучыга буклетлар өләшенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International