Кичә Буа социаль яклау бүлеге, “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, республика матди ярдәм үзәгенең Буа районында 15 нче номерлы бүлегендә 2013 нче ел өчен эшчәнлеккә йомгак ясаганнар. Әлеге учреждение җитәкчеләре узган ел өчен эшкә хисап биргәннәр һәм 2014 нче елга бурычлар һәм планнарны билгеләгәннәр.