Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре карамактагы өлкәннәр өчен Иске Яңа ел бәйрәме үткәрергә карар кылганнар. Алар, “Веста” яшьләр үзәге белгечләре белән бергә, өйгә килеп социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге карамагындагы өлкәннәр, инвалидлар һәм сукырлар җәмгыяте әгъзаларын инвалидлар җәмгыятенең актлар залына чакырганнар. Әкият геройлары белән бергә өлкәннәр дә чыршы әйләнәсендә күңел ачкан.