Кукмараның “Солнышко-Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала педагоглары белән бергә “Бразилия нәрсә ул?” дигән Бөтенрусия балалар иҗаты конкурсында катнашкан булган. Сайлап алу турын узганнан соң балаларның эшләре Сан-Паулу шәһәрендәге Монтейру Лобату балалар һәм яшүсмерләр китапханәсенә җибәрелгән. Күргәзмә барышында жюри әгъзалары иң кызыклы эшләрне билгеләгәннәр. Нәтиҗәдә, Кукмара приютыннан 5 баланың эшләре махсус призларга лаек дип табылган. Алинә Вәлиуллина, Анжелика Гаврилова, Азалия Фәттахова, Алсу Дәүләтшина, Анастасия Парфеновага Бразилия турында яхшы китаплар тапшырылган.