Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә педсовет узган

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә учреждение эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча педагогларның планлаштырылган советы булып узды. Социаль җайлаштыру бүлеге җитәкчесе белгечләрне  мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең инновацион технологияләре белән таныштырып үтте. Методист Т.Тифорова  педагоглар документларын алып бару, шулай ук 2014 нче елда аттестация узу һәм квалификация күтәрү хакында сөйләп узды.  Инвалид балаларга социаль-медицина хезмәтләрен күрсәтү турында исә тулырак өлкән шәфкать туташы В.Платонова сөйләде. Педагоглар советы ахырында үзәк директоры Н.Сурулева исә социаль тернәкләндерү процессы буенча үзенең рекомендацияләре, уй-фикерләре белән бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International