Биектау “Өмет” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршында өлкәннәр өчен “Җылы очрашулар” клубы эшләп килә. Әлеге клубның төп бурычлары пенсия яшендә булган һәм пенсия яшенә җитеп килүче өлкәннәр арасында җанлы аралашу булдыру, аларның күңелен күтәрү, актив тормыш рәвешен, физик һәм психологик сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итүдән гыйбарәт.
Клуб эшчәнлеге дәверендә Татарстан Республикасының күп кенә истәлекле урыннары буйлап сәяхәтләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, конкурс, уеннар, үзешчән сәнгать эшчәнлеге дә оештырылган. Яңа 2014 нче елда да клуб үзенең актив эшчәнлеген дәвам итәчәк, дип белдерәләр белгечләр һәм өлкәннәрне киләсе чаларга дәшеп калалар. Теләге булган һәркем 24 гыйнварда булачак музыкаль кичәгә, ә 12 февральдә исә Раифа ирләр монастыренә экскурсиягә бара ала.