Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр туган якны өйрәнү музеена барганнар

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр Чирмешән авылының туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә барып кайтканнар. Бу көнне экскурсовод-белгеч Лидия Мурзина музейга урнаштырылган элеккеге күп кенә предметлар турында тәфсилләп сөйләгән. Әмма өлкәннәр күзәтүче генә булып калмыйча, әңгәмәдә дә актив катнашканнар, чөнки алар күбесе бу әйберләрне кулланып яшәгәннәр, шуңа да күбесен хәтерлиләр.

Чара ахырында интернат-йортта яшәүчеләр музей директоры Алмаз Закиров һәм белгеч Лидия Мурзинага мавыктыргыч очрашу өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International