Кукмараның “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлегендә иске Яңа елны билгеләп үткәннәр

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Кукмарада урнашкан “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлегендә  иске Яңа елга багышланган чара булып үткән.  Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы өлкәннәр һәм инвалидлар катнашында узган әлеге бәйрәм инструктор һәм хезмәт терапевты Ленара Шәйдуллина һәм дәвалау физик культурасы инструкторы Ольга Михайлова җитәкчелегендә оештырылган.  Чара чәй өстәле янәшәсендә тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International