Менделеевскта урнашкан “Кама таңнары” приютын яңа елга иң оригиналь бизәү өчен бүләкләгәннәр

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Менделеевскта урнашкан “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты биналар һәм социаль мөһим объектлар арасында уздырылучы “Яңа елга иң яхшы бизәү” дигән районкүләм конкурста катнашкан булган. Нәтиҗәләр сөенерлек: учреждение бу бәйгенең “Яңа елга иң оригиналь бизәү” номинациясендә III  нче мактаулы урынга лаек дип табылган. Менделеевск районы администрациясе  башлыгы Игорь Павлов карары белән приютны Мактау грамотасы һәм акчалата приз белән бүләкләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International