Чистайның “Җылы йорт” приютында Иске Яңа елны каршылыйлар

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Яңа ел алдыннан  Чистай гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Яңа ел бәйрәме үткәргәннәр. Әлеге чарага күп балалалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны дәшкәннәр. Бүлек белгечләре сүзләренә караганда, “Барыннан да ни кыйммәт?” дип исемләнгән әлеге бәйрәм  Чистайның “Җылы йорт” приюты хезмәткәрләре тарафыннан югары әзерлек белән үткәрелгән.  Алар әйтүенчә, приют коллетивы балалар  шатлансын өчен барын да эшләгән. Кечкенәләр әлеге тамашаны бик кызыксынып караганнар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International