3 сентябрьдә Бөтенроссия террорчылыкка каршы бердәмлек көне һәм хәтер акциясе кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 5 нче мәктәп базасында тематик мәгълүмати дәрес үткәрделәр.
Дәреснең максаты яшүсмерләрне тарихи фактлар белән таныштыру гына түгел, ә аларда көчләү идеологиясен кабул итмәү, эмпатия үстерү һәм кеше тормышының кыйммәтен аңлаудан гыйбарәт иде.
Дәрес гражданлык тәңгәллеген тәрбияләүнең мөһим элементына әверелде: балаларга террорчылыкка каршы торуның махсус хезмәтләр бурычы гына түгел, ә һәр гражданның көндәлек уяулыкта чагыла торган җаваплылыгы да булуын күрсәттеләр.