«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар өчен «Тормыш тамчысы» акциясе үткәрделәр.
Чара барышында хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән бергә толерантлык, конфликтларны тыныч юл белән хәл итү һәм һәр кешенең имин мохит тудырудагы роле темалары буенча фикер алыштылар.