«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре ярышларда катнашты

2026 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы спорт» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Чара башланыр алдыннан оештыручылар террорчылыкны булдырмау өчен республикада, шәһәрдә һәм социаль учреждениеләрдә нинди куркынычсызлык чаралары уздырылуы турында әңгәмә үткәрделәр.

Спорт чарасы ярыш формасында узды. Ярышларда катнашучылар эстафетаны узу өчен ике командага бүленде. Социаль хезмәт алучылар уенга актив кушылдылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, төрле спорт биремнәрен бердәм башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International