Кичә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучылар Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында булдылар.
Берничә яшь кеше техникумга «Бакча‑парк һәм ландшафт төзелеше остасы» программасына укырга кергән. Бу аларны укытуда мөһим адым.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яңа студентларны котладылар, берничә үгет-нәсыйхәт сүзе әйттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.